ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

10 нчы июньнән алып 10 нчы июльгә кадәр барлыгы 3700 рейд башкарылган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә тимер юл транспорты объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозучы 1200 кеше ачыкланган, шул исәптән 391 балигъ  булмаганнар.


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 26 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 66 очрагы, 62 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 543 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер һәм 19 халыкара рейслар. 4099 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3694 кеше килгән.

2016 нчы елның гыйнвар-июнь айларында ГТЮ вокзаллары һәм станцияләреннән 20,5 миллион пассажир җибәрелгән. Бу саннан ерак арага йөрүче поездларда 3,4 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән.


11
июль, 2016 ел
дүшәмбе

8-10 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә 82 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 159 очрагы, 242 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1449 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 45 очрагы теркәлгән.


8
июль, 2016 ел
җомга

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе  мәгълүматлары буенча 9 нчы июльдә көндез һәм 10 нчы июльдә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар, көчле яңгыр, кайбер районнарда боз явымы, 15-20 м/с кадәр давыллы җил исеп китүләр көтелә.

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер һәм 16 халыкара рейслар. 3005 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3687 кеше килгән.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 25 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 64 очрагы, 44 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 592 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында чираттагы баланс комиссиясе утырышында “ПАТП № 8” ҖЧҖ автотранспорт предприятиесенең 2016 елның 1 яртыеллыгына һәм 2016 елга көтелгән нәтиҗәләр буенча финанс-хуҗалык эшчәнлегенең башлангыч нәтиҗәләре каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International