Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 243 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 43 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер һәм 19 халыкара рейслар. 4099 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3694 кеше килгән.

 

12 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +22 - +27 гр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International