Татарстанда 9-10 июльдә давыл турында кисәтү игълан ителә

2016 елның 8 июле, җомга

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе  мәгълүматлары буенча 9 нчы июльдә көндез һәм 10 нчы июльдә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар, көчле яңгыр, кайбер районнарда боз явымы, 15-20 м/с кадәр давыллы җил исеп китүләр көтелә.

Көтеләчәк һава торышын исәпкә алып, юл-транспорт һәлакатләре саны артуы, барлык төр транспортта шәһәрара рейсларның тоткарлануы мөмкин. Һава һәм елга транспорты җитәкчеләренә аеруча игътибар бирергә кирәк.

Транспорт чаралары йөртүчеләренә юлларда игътибарлы булырга һәм тиешле тизлек режимын сайларга киңәш ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International