ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Алексей Сидоров белән Венгриянең Казандагы Генераль консулы Ференц Контра очрашты. 

5-6 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә 38 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 109 очрагы, 114 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 987 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 39 очрагы теркәлгән.


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Канаш-Шоркистры аралыгындагы юлда ремонт эшләре бару сәбәпле 11 нче июльдән алып 9 нчы августка кадәр 6358, 6360 һәм 6353 нче номерлы шәһәр яны поездларының җәдвәле үзгәрәчәк.

 

Чирмешән муниципаль районында 11 нче июльдән алып 6 нчы октябрьгә кадәр “Кузайкино-Нурлат” - Чирмешән автомобиль юлының 11,5 чакрымыннан алып 13,76 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.

Оренбуржье” авиакомпаниясе Түбән Кама-Самара авиарейсына бәяләрне киметә - хәзер Бигеш аэропортыннан Самарага 2000 сумга очарга була.

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер һәм 17 халыкара рейслар. 3005 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3687 кеше килгән.


4
июль, 2016 ел
дүшәмбе

 Техник сәбәпләр аркасында 5 нче июльдән 6924, 6934 һәм 6925 нче номерлы поездларның хәрәкәт җәдвәле үзгәрәчәк

 

Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер һәм 13 халыкара рейслар. 3366 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3157 кеше килгән.

Узган шимбәдә “Буревестник” бассейнында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар узды. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы данын Ренат Вафин, Альбина Иванова, Илгиз Кәлимуллин һәм Илнур Нурмөхәммәтов  якладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International