Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 45 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер һәм 13 халыкара рейслар. 3016 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2806 кеше килгән.
11 нче июльдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +20 - +25 гр.