8-10 июльдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 159 очрагы ачыкланган

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

8-10 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә 82 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 159 очрагы, 242 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1449 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Июльнең 10 көне эчендә республикада 137 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 17 кеше һәлак булган һәм 179 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International