Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 40 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер һәм 16 халыкара рейслар. 3005 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3687 кеше килгән.
8 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +25 - +30 гр.