ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Казан аэропортыннан 127 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 36 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6940 кеше килгән, 6357 пассажир киткән.

Буа-Свияжск, Паратск-Казан һәм Свияжск-Казан шәһәр яны поездлары үзгәртелгән җәдвәл буенча йөриячәк.


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

«Уральские авиалинии» авиакомпаниясе 27 октябрьдән Харбинга Казаннан яңа маршрут ача.

27 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр 6362 нче номерлы Албаба-Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк. Бу Горький тимер юлының Велетьма-Родяково аралыгында ремонт эшләре белән бәйле.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 173 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 8 очрагы теркәлгән.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Запорожская урамының Пожарная урамыннан алып Дудинская урамына кадәр 258 метр озынлыктагы участогы ремонтланды.

Казан аэропортыннан 110 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 36 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5923 кеше килгән, 5490 пассажир киткән.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 707 метр озынлыктагы Пожарная урамы тулысынча төзекләндерелгән.


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанның Яшел Үзән районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 2 юл участогы ремонтланды - Норлат-Акъегет һәм Норлат-Городище. 

«Көнчыгыш» автовокзалы 28 сентябрьдән Казан-Бөгелмә даими шәһәрара маршруты буенча хәрәкәт ача.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International