Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 146 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 12 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 127 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 36 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6940 кеше килгән, 6357 пассажир киткән.

30 нчы сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Күпчелек районнарда яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр тизлектә, көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр. Температура: 8-13 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International