Октябрьдә кайбер шәһәр яны поездларының ярты айга хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

4, 8, 11, 15 октябрьдә Свияжск-Ходяшево аралыгында ремонт эшләре башкарылачак. Шуңа бәйле рәвештә өч шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк.

6372 нче номерлы Буа-Свияжск поезды Буа станциясеннән 04.50 сәгатьтә кузгалачак (15 минутка соңрак). Алга таба хәрәкәт барышында үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Зөя станциясенә 07.14 килә (19 минутка соңрак).

6324 нче номерлы Паратск-Казан поезды Паратск станциясеннән 07.50 кузгалачак (16 минутка соңрак). Алга таба хәрәкәт барышында үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә 09.04 килә (17 минутка соңрак).

6362 нче номерлы Свияжск-Казан поезды Свияжск станциясеннән 07.23 китә (17 минутка соңрак). Алга таба хәрәкәт барышында үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә 08.56 килә (26 минутка соңрак).

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны «Содружество» шәһәр яны компаниясендә 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International