Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 173 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 8 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 101 рейс башкарылган, шул исәптә 20 чартер, 30 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6659 кеше килгән, 6187 пассажир киткән.
27 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән яңгыр, урыны белән юеш кар. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 15 метрга кадәр.Температура: 5-10 градус.