Татарстанның Яшел Үзән районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 2 юл участогы ремонтланды - Норлат-Акъегет һәм Норлат-Городище. Участокларга асфальт-бетон катламы җәелгән, һәр яктан вак таштан юл кырыйлары ныгытылган һәм юл тамгалары төшерелгән.
1 км озынлыктагы Нурлат-Акъегет участогын ремонтлау 9 млн 153 мең сумга төшкән. Ремонт барышында шулай ук 6 юл билгесе һәм 5 сигнал баганасы урнаштырылган.
755 м озынлыктагы Нурлат-Городище автомобиль юлы участогы 9 млн 152 мең сумга ремонтланган. Биредә 26 юл билгесе куелган.
Эшләрнең генераль подрядчысы - Татарстанның әйдәп баручы юл оешмасы «Каздорстрой» ААҖ.
Татарстанда 2019 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча төбәк челтәренең 108,3 км озынлыктагы 75 объекты ремонтланган.
Фотода: Нурлат-Акъегет автомобиль юлының яңартылган участогы.