27 сентябрьдән 6362 нче номерлы Албаба-Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк

2019 елның 27 сентябре, җомга

27 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр 6362 нче номерлы Албаба-Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк. Бу Горький тимер юлының Велетьма-Родяково аралыгында ремонт эшләре белән бәйле.

Поезд Албаба станциясеннән 06.30 кузгалып китә һәм Яңа Аракчино станциясенә кадәр гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк. Алга таба хәрәкәт барышында үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә поезд 08.30 сәгатьтә (биш минутка соңрак) киләчәк.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны «Содружество» шәһәр яны компаниясенең 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International