Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 151 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 45 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 110 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 36 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5923 кеше килгән, 5490 пассажир киткән.
26 нчы сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура 4-9 градус. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.