Казан аэропортыннан Кытай Харбинына рейслар ачыла

2019 елның 27 сентябре, җомга

«Уральские авиалинии» авиакомпаниясе Казаннан Харбинга Екатеринбургта утырту белән яңа маршрут ача. U6-859/860 рейслары 2019 елның 27 октябреннән 2020 елның 22 мартына кадәр якшәмбе көннәрендә башкарылачак.

Авиабилетларны uralairlines.com сайтында, мобиль кушымтада, теләсә кайсы кассада яки call-үзәккә 8-800-7700-262 номеры буенча шалтыратып сатып алырга мөмкин. Барлык җыемнар белән авиабилетларның бәясе: Казан-Екатеринбург – бер якка 3 915 сумнан башлап һәм 7 830 сумнан башлап ике якка да; Казан-Харбин - бер якка 15 000 сумнан башлап һәм 28 500 сумнан башлап ике якка да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International