Автомобиль юллары буенча мәгълүмат үзәге массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль медиа һәм блог өлкәсендә юл челтәре үсеше, Россия автомобиль юллары тарихы, бу өлкәдә тармакның технологик үсеше һәм һөнәрләрнең иң яхшы яктыртылуына журналистлар өчен ел саен үткәрелә торган бөтенроссия конкурсын үткәрү турында игълан итә.
Татарстанның Минзәлә районында Зур Нөркәй-Кадрәк автомобиль юлында 19,5 км дан 21,2 км га кадәр участокта ремонт эшләре тәмамланган.
Казан аэропортыннан 122 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6269 кеше килгән, 6363 пассажир киткән.
«Содружество» шәһәр яны компаниясе кышкы хәрәкәт графигына күчү сәбәпле кайбер шәһәр яны поездларының җәдвәлдән чыгарылуы турында хәбәр итә.
Кайбер шәһәр яны поездларының җәдвәлләре 21 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр кайбер көннәрдә үзгәрәчәк. Бу Киров өлкәсенең Нократ Аланы – Ямное аралыгындагы планлы ремонт-юл эшләре белән бәйле.
Smartavia авиакомпаниясе көзге-кышкы чорга Казаннан Санкт-Петербургка даими рейсларга билетлар сата башлады. Кышкы очышлар җәдвәле 2019 елның 27 октябреннән 2020 елның 28 мартына кадәр гамәлдә булачак.
Лаеш муниципаль районында Лаеш - Чирпы автомобиль юлын төзекләндерү сәбәпле 11 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр югарыда күрсәтелгән автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.
Сарман районында Җәлил-Сарман автомобиль юлын ремонтлау сәбәпле 12 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр югарыда күрсәтелгән автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.
Ютазы муниципаль районында Югары Стәрле - Каразирек - Уруссу автомобиль юлын ремонтлау сәбәпле 16 сентябрьдән 30 октябрьгә кадәр югарыда күрсәтелгән автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.
Баулы муниципаль районында «Казан-Оренбург» - Дмитриевка - Поповка (Измайлово - Поповка участогы) автомобиль юлын ремонтлау сәбәпле, 16 сентябрьдән 30 ноябрьгә кадәр югарыда күрсәтелгән автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.