«Көнчыгыш» автовокзалы 28 сентябрьдән Казан-Бөгелмә даими шәһәрара маршруты буенча хәрәкәт ача.
Уңайлы автобуслар көн саен 07:00 сәгатьтә китә. Юл бәясе 500 сум, юлда булу вакыты - 5 сәгать 20 минут.
Билетларны 233-41-17 һәм 259-30-37 телефоннары буенча броньларга, автостанция кассаларында сатып алырга мөмкин. Автовокзал шулай ук билетны алуның тиз һәм уңайлы ысулын интернет аша сайтта яки «Көнчыгыш» автовокзалы» ҖЧҖнең мобиль кушымтасы буенча тәкъдим итә.