2014 елның февралендә 6,5 мең тонна нефть, 21 мең тонна кара металл ватыклары, 49 мең тонна химикатлар, 7 мең тонна промышленность чималы, 6,7 мең тонна төзелеш йөге, 124 мең тонна цемент, 10 мең тонна орлык ташылган.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2013 нче ел нәтиҗәләре буенча республиканың транспорт комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оештырылган эш смотр-конкурсына йомгак ясалды. Әлеге чара эшкә алучыларның һәм профсоюз комитетларының эшчәнлеген активлаштыруга, шулай ук республиканың транспорт комплексы предприятиеләрендә производство җәрәхәтләрен кисәтү һәм киметүгә юнәлдерелгән.
Үткән шимбәдә Казанның Үзәк стадионында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Спорт һәм физик культура комитеты булышлыгы белән транспорт тармагы предприятиеләре арасында TransRussia Cup 2014 дип аталган мини-футбол буенча ярыш уздырылды.