Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә пассажир вагоннарын биоягулыкта җылыту системасы кертелә

2014 елның 4 марты, сишәмбе
    Биоягулык торфтан, агач калдыкларыннан һәм авыл хуҗалыгы калдыкларыннан алына. Әлеге җылыту төре пассажир вагоннарын җылыту өчен махсус казаннардагы утын һәм ташкүмер урынына кулланыла. Бу җылытуның экологик яктан чиста төре.
     Шулай ук пассажир вагоннарында биоягулык куллануның өстенлеге булып ягулыкны саклау урыннарында пычрак һәм тузан булмау тора. Моннан тыш, ул проводниклар эшен җиңеләйтә, бары тик бер тапкыр автоматик казанны гына көйләү җитә һәм ул мөстәкыйль рәвештә эшләячәк, ягулыкның бункерда калган күләме артыннан гына күзәтергә кирәк булачак. Мондый ягулык өстәүне җайга салу мөмкинлеге әлеге казаннарны куллануда уңайлы һәм куркынычсыз итә.     
     Хәзерге вакытта “ФПК” ААҖ Куйбышев филиалындагы Ульяновскиның вагон участогында биоягулык белән 26 вагон эксплуатацияләнә. Алар төрле юнәлешләрдә хәрәкәт итәләр, күбесенчә Мәскәүгә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International