Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казан вокзалында тимерьюлчы хатын-кызларга багышлап фотокүргәзмә ачылды

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Фотокүргәзмә үз гомерен тимер юл профессиясенә багышлаган хатын-кызларны җыйган.
Вокзаллар һәм тимер юл аркылы чыгу урыннарында дежурлар, диспетчерлар, кассирлар, проводницалар, юл мастерлары, электромонтерлар, технологлар, инженерлар булып эшләүче нәфис һәм акыллы хатын-кызлар авыр эшләрендә ирләрдән бер дә калышмыйлар.   
 Алар катлаулы техник чараларда хезмәт күрсәтәләр, заманча технологияләрне үзләштерәләр, вокзалларга һәм поездларга ямь кундыралар. Бүгенге көндә хатын-кызлар тимер юлларның тотрыклы эшен тәэмин итүдә зур роль уйныйлар.
Пөхтәлек, эшне төгәл үтәүчәнлек, иътибарлылык кебек төп сыйфатлар аларга эштә генә түгел башка өлкәләрдә дә ярдәм итә. Тимерьюлчы хатын-кызлар җәмәгать эшләрен дә яхшы башкаралар, спортта һәм иҗатта да уңышка ирешәләр.
Күргәзмә 3 нче көтү залында урнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International