Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 2 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 3 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 250 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 114 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 91. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптән 5 – чартер, 11 халыкара рейслар. 1716 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1555 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 45 рейс башкарган.
      6 нчы мартта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада урыны белән кар көтелә, җил төньяк-көнбатыштан, юлларда бозлавык. Температура көндез -1 -6 гр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International