15 нче апрельдән гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә

2014 елның 4 марты, сишәмбе
      Вакытлыча чикләүләр кертү яисә хәрәкәтне туктату автомобиль юлларын реконструкцияләгәндә, капиталь төзекләндерүдә һәм төзекләндерүдә, тискәре табигый-климат шартлары барлыкка килгән һәм транспорт чаралары хәрәкәте арткан чорда, бәйрәм һәм ял көннәрендә каралган.
      Вакытлыча чикләүләр кертү юл челтәрен саклап калу өчен мәҗбүр һәм кирәкле чара. Татарстан Республикасы территориясе буенча күтәрү көченең максималь кимү вакыты 15 апрельдән 14 майга кадәр туры килә.
      Хәрәкәткә вакытлыча чикләүләр яз чорында 30 көннән дә артырга тиеш түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International