“Казан” халыкара аэропорты хезмәткәрләре Сочидан кайттылар

2014 елның 4 марты, сишәмбе
      “Казан” халыкара аэропортының 12 хезмәткәре кышкы Олимпия уеннары башкаласыннан кайттылар. Пассажирлар ташуны оештыру буенча агентлар һәм диспетчер Сочи аэропортындагы коллегаларына ярдәм иттеләр. Казанда аэропорт хезмәткәрләре коллегаларын самолет баскычы янында чәкчәк, чәчәкләр һәм плакат белән тантаналы рәвештә каршы алдылар.   
      “Казан” халыкара аэропорты хезмәткәрләре профессиональ осталыкларын, эшкә сәләтлелекләрен, пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасының югары дәрәҗәдә булуын күрсәттеләр. “Сочи” халыкара аэропорты генераль директорының Казан аэропорты генераль директоры А.А.Старостинга, шулай ук Олимпия 2014 кунакларына хезмәт күрсәтүдә катнашкан һәр хезмәткәргә юллаган Рәхмәт хаты моны дәлилли.  
      “Казан” халыкара аэропорты” ААҖнең пассажирлар ташуны оештыру буенча агенты Анастасия Филенкова эшнең бик күп булуын билгеләп үтте, тәүлегенә 200 якын рейска хезмәт күрсәткән көннәр дә булган. Әмма Универсиада тәҗрибәсе “бишле”гә эшләргә ярдәм иткән.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International