Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 4 марты, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 4 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм 3 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 211 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 117 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 95. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
Казан аэропортыннан 49 рейс башкарылган, шул исәптән 10 – чартер, 10 халыкара рейслар. 1937 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1915 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 43 рейс башкарган.
      4 нче мартта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, җил көньяк-көнчыгыштан, төнлә урыны белән кар, көндез явым-төшемсез, юлларда бозлавык. Температура көндез -2 -7 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International