Мини-футбол буенча ярышта “Казан” аэропорты мактаулы өченче урында

2014 елның 3 марты, дүшәмбе
      Үткән шимбәдә Казанның Үзәк стадионында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Спорт һәм физик культура комитеты булышлыгы белән транспорт тармагы предприятиеләре арасында TransRussia Cup 2014 дип аталган мини-футбол буенча ярыш уздырылды. Аны спорт чаралары үткәрү буенча бөтенроссия лидеры Pinkov Sports Projects компаниясе оештырды. Ярышларда барлыгы 16 команда катнашты. “Аэропорт” командасы 6 матч үткәрде, аларның 4сендә җиңеп чыкты. Командаларга трибуналардан бик күп җанатарлар көч биреп тордылар. Ярышлар тәмамлангач анда булучыларның барысы өчен фуршет оештырылды.  
      “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ генераль директоры Алексей Старостин фикеренчә, спорт чаралары коллективны берләштерергә, командада эшләргә ярдәм итә.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International