Горький тимер юлының Казан төбәге 2014 ел башыннан алып 283 мең тоннадан артык йөк ташыган
2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
2014 елның февралендә 6,5 мең тонна нефть, 21 мең тонна кара металл ватыклары, 49 мең тонна химикатлар, 7 мең тонна промышленность чималы, 6,7 мең тонна төзелеш йөге, 124 мең тонна цемент, 10 мең тонна орлык ташылган.
Ел башыннан алып йөк ташу күләме 283 мең тоннадан артык тәшкил итте.
Горький тимер юлының Казан төбәге тимер юлда йөк ташу буенча йөк хуҗаларын тулысынча канәгатьләндерә, шулай ук барлык юнәлешләрдә поездларны тоткарлыксыз каршы алу һәм җибәрүне тәэмин итә.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.