ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 210 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган. Маршруттан тайпылуның 56 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 113 очрагы теркәлгән. Республика юлларында 373 берәмлек юл техникасы эшләгән.

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
2014 елның 29 декабрендә уздырылган бәйге нәтиҗәләре буенча “Казан-Аэропорт” тимер юл маршрутында “Содружество” шәһәр яны компаниясе хезмәт күрсәтәчәк.

19 нчы гыйнвардан алып 16 нчы февральгә кадәр Алафузов урамында ике участокта хәрәкәт ябылачак: Краснококшайск урамыннан 81/1 номерлы йорт янына кадәр (тулысынча ябыла) һәм Краснококшайск урамы белән кисешү урынында (өлешчә ябыла).

Пассажирларның 12 гыйнвардан 19 февральгә кадәр “Федераль пассажир компаниясе” ААҖнең ерак араларга йөрүче поездларына билетларны арзанрак бәягә сатып алу мөмкинлекләре бар.
"Татнефть - АЗС Центр" ҖЧҖ һәм "Татнефть – АЗС-Запад" ҖЧҖ ягулык салу станцияләрендә иң яхшы яңа ел бизәлеше буенча традициягә кергән бәйгенең нәтиҗәләре чыгарылды.
Татарстан Республикасы территориясендә 45 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 79 очрагы, 49 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 582 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 220 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган. Маршруттан тайпылуның 53 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 118 очрагы теркәлгән. Республика юлларында 379 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 176.
25 гыйнвардан Татарстан Республикасы террриториясендә гамәлдә булган кайбер абонемент билетларның бәяләре үзгәрә.
2014 елда Горький тимер юлының Казан регионы полигонында 60 тапкыр кешеләрнең травма алу очрагы теркәлгән, аларда 63 кеше зыян күргән һәм 46 кеше һәлак булган.

15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
"Казан" халыкара аэропорты Клининг компанияләре берлегенең "Чиста Россия" премиясе лауреаты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International