ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
2014 елда Куйбышев тимер юлының Идел-Кама регионында 17,4 млн. тонна йөк төялгән һәм ташылган, бу 2013 ел күрсәткечләренә тәңгәл (99,96%).
Органик һәм физик химия институты үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә, “Татнефть” ААҖнең (ЕНПУ) НГДУ "Елховнефть" чыгарган Регуляр 92 (АИ-92-К5) маркалы бензины иң яхшылар бишлегенә керде.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 215 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган. Маршруттан тайпылуның 118 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 160 очрагы теркәлгән. Республика юлларында 256 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 153.

20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Проект “РТЮ” ААҖ белән Кытай тимер юллары арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешү кысаларында гамәлгә кертелгән.
Коркач-Арча аралыгында төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 12 һәм 26 февральдә ике шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк.
Татарстан Республикасы территориясендә 43 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 80 очрагы, 53 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 614 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
2014 елның 25 ноябрендә Горький тимер юлының Казан регионы полигонында предприятие хезмәткәрләре арасында фотобәйге игълан ителде. Уздыру мәйданы итеп Instagram социаль челтәре билгеләнде.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 218 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган. Маршруттан тайпылуның 80 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 143 очрагы теркәлгән. Республика юлларында 262 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 159.

19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасының Балтач районында “Казан-Малмыж-Балтач” автомобиль юлында яктырту җайланмаларын урнаштыру буенча эшләр төгәлләнде
16-18 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә 137 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 225 очрагы, 223 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1925 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International