Россия ФедерациясеХөкүмәте карары нигезендә 2015 елда шәһәр яны тимер юл компанияләренә тимер юл транспорты инфраструктурасын файдалану буенча Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидиеләр бирү 1% тан 25% ка кадәр арта.
Югарыда атап үтелгән карар шәһәр яны поездларында пассажирлар ташуга тарифларны Россия Федерациясе субъектларының тиешле дәүләт хакимияте органнары билгеләгән очракта, һәм халыкка транспортта хезмәт күрсәтүгә дәүләт контракты кысаларында Россия Федерациясе субъектлары белән килешенгән маршрутларга кагыла. Әлеге категориягә Татарстан Республикасы буенча “Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе керә.
Тарифлар субъектның тиешле башкарма хакимият органы белән билгеләнми торган шәһәр яны тимер юл команияләре өчен инфраструктура буенча чыгымнар федераль субсидияләрсез 100% тәшкил итәчәк. Бу категориягә “Ароэкспресс” ҖЧҖ керә. Шул сәбәпле “Ароэкспресс” ҖЧҖ Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.