Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 210 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган. Маршруттан тайпылуның 56 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 113 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 373 берәмлек юл техникасы эшләгән.
 
Казан аэропортыннан 37 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 4 халыкара рейслар. 870 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1088 кеше килгән.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 12 рейс башкарган.
 
19 нчы гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, кайбер районнарда кар явачак, көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура +1 -4 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International