«Казан» халыкара аэропорты "Чиста Россия" премиясе җиңүчесе булды

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
"Казан" халыкара аэропорты Клининг компанияләре берлегенең "Чиста Россия" премиясе лауреаты булды. Клинингның заманча технологияләрен куллану,җыештыручы персоналларның нәтиҗәле эшләве, чисталык һәм башка критерийлар буенча бәя бирелде.
"Чиста Россия" премиясе - Россиянең эшлекле берләшмәләре өчен уникаль чара. Премиянең максаты – заманча технологияләр куллануны стимуллаштыру, компанияләрне казанышлары өчен бүләкләү, объектларның чисталыгына зур игътибар бирү, һ.б.
Клининг компанияләре берлеге 2012 елда оешкан. Ул Россия Федерациясенең Чисталык Индустриясендәге 123 компанияне берләштерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International