Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 220 автобус чыккан.Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган. Маршруттан тайпылуның 53 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 118 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 379 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 176.
 
Казан аэропортыннан 37 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 9 халыкара рейслар. 1160 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1118 кеше килгән.
 
16 нчы гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән юеш кар явачак, җил көньяк-көнбатыштан. Температура +1 -4 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International