2014 ел башыннан алып Горький тимер юлының Казан регионы полигонында 60 тапкыр гражданнарның травма алу очрагы теркәлгән

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
2014 елда Горький тимер юлының Казан регионы полигонында 60 тапкыр кешеләрнең травма алу очрагы теркәлгән, аларда 63 кеше зыян күргән һәм 46 кеше һәлак булган.
Чагыштыру өчен: үткән елның шул ук чорында 66 тапкыр гражданнарның травма алу очрагы теркәлкән, нәтиҗәдә, 66 кеше зыян күргән һәм 46 кеше һәлак булган.
Күпчелек травма алу очраклары август (9) һәм декабрь (8) айларына туры килә.
Бәхетсезлек очраклары килеп чыгуның төп сәбәбе гражданнарның тиеш булмаган урында килүче поезд алдыннан тимер юл аркылы чыгулары. Шул рәвешчә 2014 елда 54 кеше травма алган. Моннан тыш, бала катнашында 2 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
“РТЮ” ААҖ команиясендә балалар травмасын профилактикалау һәм кисәтү өчен зур эш башкарыла. Балаларга интерактив чаралар ярдәмендә тимер юлда үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаталар. Мондый чараларда 4 Казан мәктәбеннән 50ләп бала катнашкан.
Моннан тыш, регионның тимерьюлчылары тимер юллар янында урнашкан мәктәпләрнең укучылары белән 368 әңгәмә уздырганнар, һ.б.
Шулай ук гражданнарның травма алу очракларын профилактикалау өчен регион станцияләрендә пассажирларга якынлашып килүче поезд турында хәбәр итү буенча эш оештырылган.   
“РТЮ” ААҖ гражданнарны тимер юл транспорты объектлары янында игътибарлы булырга өнди, һәм тимер юлның куркынычлык дәрәҗәсе югары булган транспорт объекты булуын искәртә. Компания ата-аналарга балаларына тимер юлда үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатуларын сорап мөрәҗәгать итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International