12 гыйнвардан 19 февральгә кадәр ерак араларга йөрүче поездларга билетлар бәясе уртача еллык тарифтан арзанрак булачак

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Пассажирларның 12 гыйнвардан 19 февральгә кадәр “Федераль пассажир компаниясе” ААҖнең ерак араларга йөрүче поездларына билетларны арзанрак бәягә сатып алу мөмкинлекләре бар.
12 гыйнвардан 19 февральгә кадәр йөрүче поездларның күпе вагоннарына билетлар бәясе уртача еллык тарифтан 10% кимрәк булачак. 1-31 гыйнварда уртак һәм плацкарт вагоннарга билетлар бәясе уртача еллык тарифтан 9%, ә 1-19 февральдә 15% кимрәк булачак.
Тарифлар турында барлык мәгълүматны “РТЮ” ААҖ рәсми сайтының “Пассажирларга” бүлегендә табарга мөмкин. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International