15 гыйнварда республика юлларында 582 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Республикада үткән тәүлектә 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 45 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 79 очрагы, 49 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 582 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Гыйнварның 15 көнендә республикада 139 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 12 кеше һәлак булган һәм 204 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International