ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2015 ел
дүшәмбе
“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе 1 июльдән алып 30 сентябрьгә кадәр Шәмәрдән станциясендә ерак араларга йөрүче поездларга төнлә (18.50-06.50 сәгатьләрдә) билетлар сату туктатылуын хәбәр итә.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 270 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 25 очрагы теркәлгән.
"Казан-1" транспорт-пересадка терминалы бинасында "Пассажир сәгате" кисәтү акциясе уздырылды.

2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
29 июньнән алып 3 июльгә кадәр Биектау-Бөреле аралыгында ремонт эшләре башкару сәбәпле 6425 нче номерлы Нократ Аланы-Казан поездының йөрү тәртибе үзгәрә.
Ачылганнан бирле 1493 мөрәҗәгать кабул ителгән, мәгълүмат үзәгенә 846 килүче булган.
3 июльдән “Көньяк” автовокзалында Казан-Нурлат маршруты буенча өстәмә рейс кертелә һәм автобус Базарлы Матакта тукталыш ясаячак. Автобус көн саен сәгать 9.30 вокзалдан кузгалып китә.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 298 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 88 очрагы теркәлгән.

1
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 25 чартер, 24 халыкара рейслар. 3489 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3704 кеше килгән.
Биектау-Бөреле аралыгында 16 июньнән 4 июльгә кадәр ремонт эшләре башкару сәбәпле кайбер шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрәчәк.
Татарстан Республикасы территориясендә 29-30 июньдә 59 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 122 очрагы, 88 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1012 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International