“Көньяк” автовокзалы Казан-Нурлат маршруты буенча өстәмә рейс кертә

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
3 июльдән “Көньяк” автовокзалында Казан-Нурлат маршруты буенча өстәмә рейс кертелә һәм автобус Базарлы Матакта тукталыш ясаячак. Автобус көн саен сәгать 9.30 вокзалдан кузгалып китә. Базарлы Матакка кадәр билет бәясе – 250 сум, Нурлатка кадәр – 350 сум, юлдагы вакыт 3 сәгать 45 минут тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, Казан-Нурлат маршруты буенча Биләр аша сәгать 7.40 (көн аралаш), 8.30, 13.40, 14.00 һәм 14.45 автобуслар хәрәкәт итә.

“Көньяк” автовокзалының тулы маршрут челтәрләре буенча төгәл мәгълүматны 237-33-23 телефон номеры аша белергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International