Бүген “Казан” халыкара аэропортында яңа даими «Казань-Астана» авиарейсы ачылышы узды. Тантаналы чарада ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы консулы Темирлан Аймагамбетов, Казакъстан Республикасының РФдәге сәүдә вәкиле урынбасары Еркен Жакатаев, “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ генераль директоры Алексей Старостин һәм "SCAT" авиакомпаниясен үстерү буенча вице-президент Дәүләт Хәмзин катнашты.
“Көньяк” автовокзалы 6 июльдән яңа 767 нче номерлы Казан-Чебоксар маршруты ача. Автобуслар көн саен 11.50 кузгала.