Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 6 июле, дүшәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 270 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 25 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,02 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,12 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 21 халыкара рейслар. 3316 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2726 кеше килгән.

6 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, төньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура көндез: +14 - +19 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International