Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 297 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 62 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,99 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,14 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 25 чартер, 24 халыкара рейслар. 3489 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3704 кеше килгән.

1 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, күп районнарда яңгыр, урыны белән яшен, боз, көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +21 - +26 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International