29-30 июньдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 122 очрагы ачыкланган

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 29-30 июньдә 59 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 122 очрагы, 88 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1012 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


Июньнең 30 көне эчендә республикада 393 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 48 кеше һәлак булган һәм 486 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International