ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе 29-30 июньдә республикада һава торышы бозылуы турында хәбәр итә.
29 нчы июньнән Казан-Тольятти рейсының китү вакыты 09.10 сәгатьтән 08.45 сәгатькә күчерелә. “Көньяк” автовокзалы администрациясе пассажирларның мөрәҗәгатьләреннән чыгып шундый карарга килгән.
2015 елның 1 июленнән РФ Җинаять кодексына юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозган өчен җаваплылыкны арттыруга бәйле үзгәрешләр үз көченә керә.

Казан аэропортыннан 60 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 21 халыкара рейслар. 3228 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2959 кеше килгән.

26
июнь, 2015 ел
җомга
Казанда 26 июньнән алып 15 июльгә кадәр Чуйков урамының Бондаренко урамыннан Мусин урамына таба баручы транспорт хәрәкәте юнәлешендә 6 нчы А номерлы йорт (АЗС) янындагы өлеше (автобус полосасы) транспорт хәрәкәте өчен ябыла.
“Көньяк” автовокзалы 26 июньнән көн саен йөри торган яңа Кайзан-Туймазы рейсын ачты. Маршрут Чистай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Октябрьский аша уза.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 289 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 66 очрагы теркәлгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 32 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 65 очрагы, 56 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 503 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
27 июньнән алып 15 июльгә кадәр Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте туктатыла.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 27 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 49 очрагы, 50 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 540 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International