"Казан-1" транспорт-пересадка терминалы бинасында "Пассажир сәгате" кисәтү акциясе уздырылды. Анда полицейский, тимер юл һәм прокуратура хезмәткәрләре пассажирларга консультация бирде. Акция транспортта куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән.
"Пассажир сәгате" акциясе елга ике тапкыр эре тимер юл, һава һәм елга транспорты вокзалларында уздырыла.