2015 елның 17 апрелендә “Казан-2” тимер юл вокзалында тантаналы рәвештә “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистраленең мәгълүмат үзәге ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы, “Россия тимер юллары” ААҖ җитәкчелеге һәм Кытай Халык Республикасы делегациясе катнашты. Ачылганнан бирле 1493 мөрәҗәгать кабул ителгән, мәгълүмат үзәгенә 846 килүче булган.
Республика халкын һәм кунакларын ешрак югары тизлекле магистральнең каян узуы кызыксындыра. Бу хакта 478 мөрәҗәгать кабул ителгән, бу барлык мөрәҗәгатьләрнең 32% тәшкил итә. Икенче урында – яңа магистральнең төзелеш сроклары хакында – 359 мөрәҗәгать, өченче урында - мәгълүмат үзәгенең эше – 257 мөрәҗәгать. Моннан тыш, килүчеләрне билет бәясе, проектның экологик ягы, хәрәкәттәге составның типлары, һ.б. кызыксындыра.
Шулай ук кешеләр монда проектка үзләренең мөнәсәбәтләрен җиткерә алалар. Мәгълүмат үзәге кунаклары югары тизлекле магистральнең ил икътисадына, яңа эш урыннары барлыкка килүгә һәм Мәскәү-Казан участогында юл вакыты кыскаруга уңай тәэсир итүен билгеләп үтәләр.