Татарстан Республикасы территориясендә 3-5 июльдә 52 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 72 очрагы, 144 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 604 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Июльнең 5 көне эчендә республикада 64 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 7 кеше һәлак булган һәм 84 кеше төрле тән җәрәхәте алган.