Алабуга муниципаль районында “Идел” М-7 – Олы Шүрнәк автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча туктатыла

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
15 июльдән алып 30 октябрьгә кадәр Алабуга муниципаль районында “Идел” М-7 – Олы Шүрнәк автомобиль юлындагы 20+600 км Олы Шүрнәк авылының Мәктәп урамы транспорт чаралары өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда суүткәргеч торбаларны төзекләндерү планлаштырылган.

Урап үтү өчен Олы Шүрнәк авылының Ленин һәм Азин урамнары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре куелган урау юл схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International