“Көньяк” автовокзалы 6 июльдән яңа 767 нче номерлы Казан-Чебоксар маршруты ача. Автобуслар көн саен 11.50 кузгала. Маршрут Набережные Моркваши, Татарское Бурнашево, Исаково, Тюрлема, Игорвары, Нюрши, Цивильск, Новочебоксарск аша уза.
Чебоксарга кадәр билет бәясе 350 сум тора, юлдагы вакыт – 4 сәгать.