Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 7 июле, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 293 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 62 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,02 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,20 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 18 халыкара рейслар. 3051 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3139 кеше килгән.

7 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез явым-төшемсез, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +14 - +19 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International