Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 300 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 38 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 20 халыкара рейслар. 3171 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2948 кеше килгән.

8 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм көндез күп районнарда яңгыр явачак, кайбер районнарда яшен, җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан. Температура көндез: +17 - +22 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International