ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Казандагы 2015 елгы Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатын уздыру чорында, шул исәптә “Мастерс” категориясендә дә, шәхси транспортта килүче шәһәр кунаклары өчен парковка зоналары оештырылачак.
Татарстан Республикасы территориясендә 10-12 июльдә 97 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 95 очрагы, 191 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1692 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 21 чартер, 25 халыкара рейслар. 3056 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3013 кеше килгән.

10
июль, 2015 ел
җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 298 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 14 очрагы теркәлгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 31 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 41 очрагы, 62 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 600 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
9 нчы июльдә 1.50 сәгатьтә Яңа Чишмә районында Казан-Оренбург юлының 175 нче чакрымында “Мазда” автомобиле рулена арган килеш утырып, җәйге ял урыныннан кайтып барган 1961 елгы ир-ат тигез әһәмияткә ия булмаган юллар чатында өстенлек бирми һәм төп юлдан барган 1989 елгы егет идарәсендәге “Опель” белән бәрелешә.
Кукмара муниципаль районында “Ошторма Юмья-Яңа Кукмара” автомобиль юлы буенча хәрәкәтне вакытлыча туктату 1 августка кадәр озайтыла.
Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 20 халыкара рейслар. 2972 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2877 кеше килгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 21 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 26 очрагы, 57 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 506 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Горький тимер юлының Казан төбәгендә беренче яртыеллыкта тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыгылуның 37 очрагы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International